Көрәшче Раил Нургалиев: «Көрәш гадел һәм чиста булды»

Мордовия Республикасы Ләмбрә районының Аксен авылында XII Бөтенроссия авыл Сабан туе узды. Милли бәйрәмдә, гадәттәгечә, көрәш ярышы да оештырылды.

Бу Сабан туеның абсолют батыры исеме өчен Булат Мусин белән Раил Нургалиев (Татарстан егетләре) көрәште.

Бил алышуда Раил Нургалиев өстен чыкты. Аңа Татарстан Президенты бүләген – «Лада» машинасы ачкычларын тапшырдылар. Моннан тыш Раилгә тәкә һәм Сочига ике атналык юллама да бүләк иттеләр.

«ВТ» хәбәрчесе Раил белән көрәш ярышыннан соң сөйләшеп алды.

– Шундый матур Сабан туе булды, бик яхшы оештырылган, — диде көрәшче, хисләрен тыя алмыйча. — Көрәшчеләр Татарстаннан гына түгел, башка төбәкләрдән дә килгән. Көрәшү авыр булды. Күреп тордыгыз, Чаллы батыры белән беренче ярышуда 1 сәгать көрәштек!

Форсаттан файдаланып, Раил рәхмәтләрен дә җиткерде.

– Монда килгән, безнең көрәшне караган халыкка рәхмәт. Көрәш җанлы халык яши икән биредә! Иң зур рәхмәтем — гаиләмә һәм әниемә! — диде спортчы.

Көрәшнең гаделлеге турында да сораштык.

– Әлбәттә! Барысы да көрәште. Гадел, чиста көрәш барды, — диде Раил.

Ул инде 35 нче машинасын ота икән. Раил Мордовия Сабан туендагы «Лада»да да йөриячәкмен, диде.

Искәртеп үтик: гомумкоманда зачетында Россиянең 25 төбәгеннән йөзгә якын көрәшче 8 төрле авырлык категориясендә көч сынашты.


Фикер өстәү