Владимир Жаворонков: Пандемия әле бетмәде

Россиядә битлек режимын гамәлдән чыгару әле пандемия тәмамланды һәм коронавирус башка куркыныч түгел дигәнне аңлатмый. Бу турыда Казанның Сәламәтлек саклау идарәсендә искәрттеләр.

Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары, Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков сүзләренчә, ковидка каршы төп чикләүләр бетерелгән, чөнки бу чир белән авыручылар саны нык кимегән. Әмма казанлылар һаман да COVID-19 белән авырый һәм кайберләре чирне авыр кичерә.

«Вакытлыча ачылган йогышлы авырулар госпитальләре эшен дәвам итә, көн саен пациентлар мөрәҗәгать итә. Чирне авыр кичерүләрне хастаханәгә салырга мәҗбүр булабыз. Эш элеккечә амбулатор этапта да, палатада, реанимация бүлегендә дә алып барыла», — диде Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы.

 


Фикер өстәү