Россиядә балалар һәм яшьләр хәрәкәтен оештыру турында закон кабул ителәчәк

Дәүләт Думасы “Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте турында” законы проектын кабул иткән. Ул хәрәкәттә катнашучылар белән тәрбия эшен алып баруны күздә тота, дип яза ТАСС.

Документта билгеләп үтелгәнчә, хәрәкәтнең төп максаты – балаларга һөнәр сайларга ярдәм итү, аларның ялын оештыру, үсү һәм тормышта үз урыннарын табу өчен мөмкинлекләр тудыру, җәмгыятьтә тулы канлы тормышка әзерләү.

Депутатлар әйтүенчә, төбәкләргә хәрәкәт өчен күчемле һәм күчемсез милек бирү мөмкинлеге тудырылачак. Хәрәкәт шулай ук чит илләрдә үз вәкиллекләрен ача, халыкара иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек итә алачак.

Ул үзкөйләнешле коммерциясез массакүләм оешма булып торачак. Анда, 6 яшьтән алып, югары белем үзләштерүче балигъ булмаган үсмерләр катнаша алачак. Хәрәкәткә иҗтимагый берләшмәләрдә һәм коммерциясез оешмаларда кереп булачак.


Фикер өстәү