Риман Гыйлемханов: «Байдын кызын алаем…»

Мәскәү телевизион каналларының берсеннән тапшыру бара иде. Яшь кенә бер казах егете:

«Тегедек, тегедек, тегедек, тегедек,

Байдын кызын алаем…» – дип җырлый. «Тегедек» дигәне атта чабуны аңлату инде, тик кенә Байдын кызын телгә алуы сәер тоелды. Нүжәли казах егете Америка Президенты кызына баш югалтып гашыйк булган? Күптән түгел Байденның Эшли  исемле кызына бәйле бер гауга чыгуын ишеткән идем. 41 яшьлек Эшли кунакханә номерында матрас астында көндәлеген онытып калдырган булган да, аны бер хатын табып, Такер Карлсон дигән журналистка тапшырган. Көндәлектә исә Эшли бала чагында әтисе Джо Байден белән бергә душта коенулары турында язган булган. Журналист, әлеге хәлне Америка лидерының җенси бозыклыгы, азгынлыгы санап, полициягә мөрәҗәгать итәргә булган. Шул ук вакытта, әтисе белән душта юыну турында нәкъ менә Эшли язганлыгыннан шикләнгән дә журналист. Сайлаулар алдыннан кемдер Джон Байденга этлек эшләргә теләгән булырга мөмкин дип уйлаган. Икеләнер өчен сәбәпләр дә булган үзе. Эшли, мәсәлән, бик яшьли ирләргә тартылуын, секс белән шөгыльләнүе турында да язган булган.

Мин, дөньялар белән бергә башлар да буталган чак булып, казах егете әллә чыннан да Эшли Байденга гашыйк булган микән, дип уйладым. Бәлки, әтисенең байлыгына да кызыккандыр. Белүемчә, Казахстанда тормыш дәрәҗәсе әллә ни югары түгел. Кустанайда Ренат исемле танышым яши. Югары белемле юрист ул, хәрби дәрәҗәсе дә бар, отставкадагы полковник. Әмма аның пенсиясе, безнең акчага күчергәндә, нибары 6 мең сум иде, минекеннән ике мәртәбә ким. Казахстанда яшәүчеләрнең бердәнбер күңел юаткычлары – әйбер, бигрәк тә бензин, азык-төлек арзан иде анда. Хәзер ничектер, белмим. Әмма соңгы вакытта Казахстанда булып узган чуалышлар андагы тормышның «кәнфит» булмавын раслый.

Казахларның тормышын тәнкыйтьләмик, үзебездә дә «коммунизм»га ерак әле, әмма «илдә чыпчык үлми» дип, рәхәтләнеп яшәп ятабыз. Бай кешеләрнең кызларына да кызыкмыйбыз, безгә үзебезнеке таман.

Бер-ике көннән соң Мәскәү телевидениесеннән теге тапшыруны кабатлап күрсәттеләр. Башыннан ук карый алмадым, ә менә казах егетенең теге җырын тагын бер кат тыңларга насыйп булды:

«Тегедек, тегедек, тегедек, тегедек,

Байдын кызын алаем…»

Аңа кушылып үзем дә җырладым. Эштә дә, танышларым янында да такмаклап йөри башладым мин аны. Үземнең авыз ерык.

Шуннан берсе: «Нигә көләсең?» – ди.

– Көлми, әнә бер казах егете Джо Байденның кызына гашыйк булган. Америкага китмәкчедер, пажалый, Эшли  Казахстанга кайтмас, – мәйтәм. Теге танышым: «Мин дә карадым ул тапшыруны, бит казах егете Байден кызын түгел, байның кызын алаем, дип җырлый, «байның» сүзе казахча «байдың» була, син аны ялгыш ишеткәнсең», – диде.

Ерылган авыз шундук ябылды. Тик танышым алдында сер бирәсе килми. «Шулай дип уйлаган идем аны», – дигән булдым. Ә эчтән генә: «Нәрсәгә баш катырам соң әле!  Ник чукынып китми Байдены, аның кызы Эшли», – дип үземне тынычландырдым. Минем үземә Америкасы, американкасы да кирәк түгел, яшәсен мишаркам! Үзен кыстырып язганны җене сөйми, шуңа күрә хатынымның исемен дә, Әлмәт районының Елховой авылында үскән мишәр кызы икәнен дә язып тормыйм, белми торсыннар әле. Ә менә кайвакыт:

«Тегедек, тегедек, тегедек, тегедек,

Мишәр кызын алаем…» –

дип такмаклап куям.

Риман Гыйлемханов


Фикер өстәү