Яшь физиклар токны бәрәңгедән, лимоннан алырга өйрәнгән

Мамадыш районының Олыяз лицеенда төнлә кем гөлләргә су сибә икән? Укытучымы, әллә укучылармы? Юк, балалар уйлап тапкан махсус җайланма. Яшь физиклар хәтта токны бәрәңгедән, лимоннан ала белә.  Кызык, аларга мондый идеяләр кайдан килә?

Олыяз мәктәбендә узган уку елында 84 бала укыган. Кечкенә генә мәктәп булса да,  монда хезмәт тәрбиясе дә,  балаларны техника эшенә җәлеп итү дә саклана. Моңа кадәр 12 сыйныфлы мәктәп булган әле ул. Һөнәр алырга теләүчеләр укуын 11 нче сыйныфтан соң дәвам иткән. Умартачы, машина, трактор йөртүче таныклыгы алып чыкканнар.  Кыскасы, дүрт төрле һөнәр үзләштергәннәр. Тик  авылда балалар саны кимү, шулай ук БДИ әлеге системаның юкка чыгуына китергән. Балалар имтиханнардан куркып, 9 нчы сыйныфтан соң  техникумнарга китү ягын караган. Шулай итеп, ун ел элек 12 нче сыйныф бетерелгән. Техника йөртергә өйрәткән Зөлфәт абый Мурзинга да эш беткән. Шуннан соң ул физика дәресләрен укыта башлаган. Укучылары арасында физика юнәлешеннән китүчеләр дә бар. Андыйлар техник вузларда белем ала.

– Элек без укыганда, физика атнага 4 дәрес керә иде. Хәзер ике сәгатькә генә калды. Әлбәттә, бу гына җитми. Шуңа да карамастан, техник белгечләр әзерләүгә ихтыяҗ артты,  – ди  физика укытучысы Зөлфәт Мурзин.

Тәнәфес вакытында да балалар  техника белән җенләнә. Әнә Әмир белән Ришат робот ясаганнар. Ул хәзер мәктәп коридорыннан атлый.  Кул-аякларын, башын селкетә, борыла да белә. Лего роботларның яңаракларын бирсеннәр иде, диләр лицейда.

Кеше булмаган вакытта гөлгә  су сибә торган автомат  җайланманы да бергәләп уйлап тапканнар. “Җәй көне су сибүче юк. Бу вакытта  аеруча файдасы зур. Дөрес, әлеге системаны бөтен чүлмәкләргә дә көйләп бетмәдек әле. Гөл төбенә батареяләр урнаштырдык. Туфрак кипшереп китсә, насос ярдәмендә су килә башлый. Артык юешләтми, чамасын белеп кенә сибә. Төнлә генә сибә торган итеп җайлаштырдык. Мондый эшләнмәне теплицаларга да куярга мөмкин. Минем өчен иң мөһиме – балаларга автоматлаштыруны өйрәтү”, –ди Зөлфәт әфәнде.

Электр табарга да өйрәтә абыйлары. Иң беренче булып, токны бәрәңгедән алып караганнар. Аның барлыгын күрсәтә  торган приборлары бар икән. Бәрәңгегә цинк пластинасы һәм кадак куеп карыйлар.

– Бәрәңгедә  бик аз ул. Аның каравы, лимонда  күп. Күкерт кислотасыннан хәтта телефонга җитәрлек заряд алырга була.  Магнит йөртеп карыйбыз. Кислотасы күп булган саен яхшырак. Физиканы тормышка бәйләп аңлатам. Кызыксындыра белгәндә, теләсә кайсы фән кызык бит ул , – ди мөгаллим.

Өйрәтүче остазлары булу белән дә бәхетле әлеге мәктәп укучылары. Тәнәфестә дә  өйрәтеп йөри бит… Икенчедән, техникасы да гел кайтып тора. Казандагы электрик-техник завод белән  килешү төзегәннәр икән. Завод игълан иткән бәйгеләрдә катнашып, бүләкләр оталар. Завод электрик приборлар белән тәэмин итеп тора. Тик бер шарты бар. Техник вузны тәмамлаган яшьләр укып бетергәч, эшкә шунда барырга тиеш. Бер инженер егетләре эшли башлаган инде. Олыяз лицеен тәмамлаучыларны бәяли беләләр, димәк.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү