Россия Президенты Владимир Путин Луганск, Донецк халык республикаларында һәм Украинада даими яшәүчеләр өчен Россия гражданлыгын алуны җиңеләйтү турында законга кул куйган. Документ хокукый мәгълүматлар рәсми интернет-порталында басылып чыккан.
Анда әйтелгәнчә, элегрәк Россия гражданлыгына ия булып, соңыннан аннан чыгучылар да хәзер безнең ил гражданлыгын гадиләштерелгән тәртиптә алу турында билгеләнгән тәртиптә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Исегезгә төшерәбез: узган ел ахырында Россия Президенты Дәүләт Думасына “Россия Федерациясе гражданлыгы турында” закон проектын кертте. Анда 20дән артыграк категориядәге затларга Россия гражданлыгын алуга гариза тапшырганда таләпләрне киметү күздә тотыла.