Түбән Камада кичә, 11 июльдә, 10 кат тәрәзәсеннән подъездның козырегына 15 яшьлек кыз егылып төшкән. Ул шунда ук һәлак булган. Фаҗига Менделеев урамындагы 39нчы йортта булган, дип хәбәр итә «НТР-24».
Билгеле булганча, яшүсмер бу йортта яшәмәгән. Күп катлы йортта яшәүчеләрнең аны бер тапкыр да күргәне булмаган.
15 яшьлек кызның аяк киеменәрен кешеләр иртәнге 6:00 да ук күргән була, әмма мәетне соңрак табалар. Фаҗига урынына янгын сүндерүчеләр һәм полиция төшке ашка гына килгән.