Казансуны казанлылар чистартачак

Яз көне Татарстан елгалары һәм сулыкларының экологик торышын яхшырту буенча сынау проекты башланган иде. Тикшерү урыны итеп Казансу елгасы сайлап алынды. Республика халкы әлеге уңайдан үз фикерен дә белдерә алды. Алар дәүләт хезмәтләре порталы аша тавыш бирде.

– Халык фикерләрен белештек. Нәтиҗәләр буенча табигый үзәнне саклау һәм тискәре йогынтыны киметү максатларында эшләр дәвам итәчәк. Шулай ук эрозияләрне киметү буенча чаралар үткәреләчәк. Яр буе полосасында урман торгызу һәм су янәшәсендәге авыл хуҗалыгы кырларын бетерү буенча да эшләр дәвам итәчәк, – ди Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары билгеләде Айрат Шиһапов.

– Без Казансу елгасын ике этапта тикшердек. Башта күзәтү өчен 15 нокта билгеләдек. Шуларның өчесендә 30 көн дәвамында су пробаларын алдык. Суда авыл хуҗалыгы оешмаларыннан чыккан ике төп пычраткыч матдә табылды. Болар ашлама составына кергән нитритлар һәм фосфатлар. Казансуны тикшерүнең беренче этабында 600 дән артык пычрату ноктасы ачыкланды, – ди министр урынбасары.

Кар эрегән вакытта да су пробаларын алалар. Барлык тикшеренүләрне үткәргәннән соң, экологлар елгага тискәре йогынты ясаучы чыганакларың исемлеген булдырачак. Казансу елгасының экологик хәлен яхшырту максатыннан, экологлар Татарстанда яшәүчеләрне тикшерүдә шәхсән катнашырга чакыралар.

– Әлеге фәнни проектта катнашу өчен волонтерлар туплана. Алар күчмә тикшеренүдә катнашачак. Шулай ук теге яки бу закон бозу очрагын терки алачак. Без исә волонтерлар тикшергән урыннарны алга таба картага кертәчәкбез, тикшерәчәкбез. Аларның суга нинди зыяны барлыгын ачыклаячакбыз. Бары тик шуннан соң гына суны пычрата торган чыганаклардан котылу юлларын эзләячәкбез, – ди ул.


Фикер өстәү