Танзаниядә Эбола бизгәгенә охшаш билгесез авырудан өч кеше үлгән

Көнчыгыш Африкада – Танзаниядә 13 кеше билгесез чир йоктырган, өчесе үлгән. Чир билгеләре Эболаны хәтерләтә: борыннан кан ага, бизгәк тота, баш авырта, хәлсезлек баса икән. Бу хакта Британиянең “Би-би-си” компаниясе хәбәр иткән.

Биш кешене изоляцияләгәннәр. Чир йоктыручыларның соңгы вакытларда кемнәр белән элемтәдә булулары ачыклана.

Беренче очрак 5 июль тирәсендә Линди өлкәсендә теркәлгән. Танзания президенты Самия Хәсән Сулуху фикеренчә, билгесез чирнең сәбәбе, әйләнә-тирә мохитнең мөшкел хәлгә төшүе сәбәпле, кыргый җәнлекләрнең торак пунктларга якынаюы булырга мөмкин.
Сүз уңаеннан, шушы көннәрдә Россиядә маймыл чәчәге авыруының беренче очрагы теркәлү турында хәбәр ителде. Куркыныч чирне бер егет Португалиядән ияртеп кайткан.


Фикер өстәү