Рөстәм Миңнеханов Төркмәнстанның Казандагы Генераль консулы белән очрашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркмәнстанның Казандагы Генераль консулы Атадурды Бәйрәмов белән очрашты. Очрашу Хөкүмәт йортында узды, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте.

Дипломат, Төркмәнстанның Япониядәге илчесе вазыйфасына билгеләнүе сәбәпле, Татарстан башкаласында үз эшен төгәлли.

Президент басым ясап әйткәнчә, Татарстан белән Төркмәнстан арасындагы үзара мөнәсәбәтләр актив төстә үсә. Узган елда сәүдә әйләнеше күләме 77,5 миллион доллар тәшкил иткән. Татарстанның әйдәп баручы компанияләре Төркмәнстанда уңышлы төстә эшләп килә.

Рөстәм Миңнеханов Атадурды Бәйрәмовның Татарстан белән Төркмәнстан арасындагы хезмәттәшлекне үстерүгә зур өлеш кертүен искәртеп, аңа җаваплы яңа вазыйфасында уңышлар теләде.

“Генераль консул вазыйфасында Төркмәнстан белән Татарстан арасындагы тугандашлык мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлдерелгән дипломатик эшчәнлегемә даими ярдәм итеп килгәнегез өчен эчкерсез рәхмәт. Татарстанның тугандаш халкына тынычлык һәм үсеш телим!”, – диде, үз чиратында, Атадурды Бәйрәмов.

Очрашу ахырында Рөстәм Миңнеханов Атадурды Бәйрәмовка Татарстан Президентының Рәхмәтен тапшырды.


Фикер өстәү