Владимир Путин: «Артка чигенергә җыенмыйбыз»

Россия алдында киртә куярга маташсалар да, артка чигенү булмаячак. Россия Президенты Владимир Путин Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар буенча совет утырышында әнә шулай дип белдерде.

“Россиянең үсешен тоткарлау өчен алдыбызга киртә куярга маташалар. Әлбәттә, илебез өчен бик зур сынау бу. Әмма бирешергә, аптырап калырга яки, кайбер «дус»ларыбыз фаразлаганча, дистәләрчә елларга артка чигенергә җыенмыйбыз. Әлбәттә, юк! Киресенчә, алдыбызда нинди зур кыенлыклар торганын аңлаган хәлдә, тырышып, яңа чыгу юллары эзләячәкбез”, – диде ул.


Фикер өстәү