Коточкыч авариядә һәлак булган кыз турында дусты: «Ул искиткеч кеше иде»

Бүген иртән, Башкортостанның Бакалы районында, юл-транспорт һәлакәтендә 16-19 яшьлек дүрт кызның гомерен өзелде дип хәбәр иткән идек. Һәлак булган кызларның берсенең танышы белән «ГорОбзор» журналисты аралашкан. 

Һәлак булган кызның танышы аның иҗатка гашыйк булуын, музыка яратуын сөйләгән.

«Ул Бакалы районының беренче мәктәбендә укыды. 2021 елда тугызынчы сыйныфны тәмамлап, имтиханнарны уңышлы тапшырды. Ул кечкенә чактан диярлек музыка белән шөгыльләнде. Шуңа күрә Уфада музыка училищесына укырга керде. Ул анда нәкъ бер ел укып өлгерде …» — дип сөйләгән кыз.

Коточкыч юл-транспорт һәлакәте турындагы яңалык Бакалыда яшәүчеләрне тетрәндергән. Бөтен район халкы шок хәлендә. Аларга фаҗига турында сөйләве авыр.

«Ул искиткеч кеше иде. Аның вафат булуы дөньяның асты-өскә килү белән бер… »-дигән журналистка әңгәмәдеше.

Беренчел мәгълүматлар буенча, кызлар җирле мәктәпне тәмамлаган Яна А., Анна Е., Эльвина С., Ксения Л. була. Янаның сеңлесе сүзләренә караганда, алар мәктәптән соң Уфага күченгән, анда музыка көллиятендә белем алганнар һәм кафеда эшләгән.


Коточкыч авариядә һәлак булган кыз турында дусты: «Ул искиткеч кеше иде»” язмасына фикерләр

  1. Купме яшь гомер озелгэн😢😢😢 Авыр туфраклары жинел булсын🤲🏼🤲🏼🤲🏼 Якыннарына сабырлык бир, ходаем🙏🏻

Фикер өстәү