Владимир Путин Казаннан Никита Перовны химия буенча халыкара олимпиада җиңүе белән котлады

Россия Президенты Владимир Путин Химия буенча халыкара олимпиадада җиңү яулаган мәктәп укучыларына котлау телеграммалары юллаган. Алар арасында Казанның 131 нче лицее укучысы Никита Перов та бар. Президент котлавын Кремльнең матбугат хезмәте бастырып чыгарган.

Россия данын халыкара дәрәҗәдә, Казан егете Никита Перовтан тыш, Мәскәү һәм Саранск укучылары – Артем Гуляев, Виктор Кошлань, Владимир Михайленко яклаган.
“Дөньяның төрле илләреннән иң көчле укучыларны берләштергән абруйлы ярышларда үзегезне иң яхшы яктан күрсәтүгә ирештегез. Сез хаклы рәвештә алтын медальләргә лаек булдыгыз”, – диелә котлауда.
Владимир Путин балаларның максатка омтылышлы булулары һәм үз дигәнендә нык торуларының алга таба да уңышларга ирешүгә ярдәм итәчәгенә ышаныч белдергән.
Исегезгә төшерәбез: химия буенча 54 нче халыкара олимпиада 10-18 июль көннәрендә онлайн-форматта узган иде.


Фикер өстәү