Владимир Путин информатика буенча халыкара олимпиада җиңү яулаган дүрт укучыны котлаган

Россия Президенты Владимир Путин информатика буенча халыкара олимпиадада җиңү яулаган 4 укучыны котлаган. Ярышлар Индонезиянең Джокьякарта шәһәрендә узган. Кремльнең матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.

Шулай итеп, Россия укучылары Александр Бабин, Данил Клищ, Всеволод Нагибин – алтын, Федор Ромашов – көмеш медальләр яулаган. Чара дистанцияле режимда узган.

“Әлеге абруйлы ярышларда ил данын лаеклы төстә якладыгыз, илебез мәгарифенең хаклы рәвештә зур абруйга ия булуын, ә үз мәктәпләрегезнең талантлы укучылары белән горурлана алуын чынбарлыкта расладыгыз”, – дигән дәүләт башлыгы.
Президент балаларның белемле һәм максатка омтылышлы булуларының алга таба да уңышларга ирешергә ярдәм итәчәгенә ышаныч белдергән.


Фикер өстәү