Казанның бер балалар бакчасында сабыйны кыйнаганнар

Нәни кызчыкның әнисе әйтүенчә, няня аның баласына берничә тапкыр суккан.

Казанда яшәүче бер ханым балалар бакчасында кече тәрбияченең сабыена берничә тапкыр сукканлыгы турында сөйләгән. Бу хакта “Татарстан24” яза.

“Кызым бакчадан кайткач, няняның кыйнавы турында сөйләде. Ул баланың билдән түбәнрәк өлешенә суккан. Баланың тәне кара янып чыккан иде”, – дигән кызчыкның әнисе.

Бала үзе коридорда сандалиларын кигән дустын көтеп торганлыгы турында сөйләгән. Шулвакыт няня кызчыкны бәдрәфкә алып килгән дә аңа уч төбе белән суккан.

Ана кеше полициягә гариза язган. Хәзерге вакытта тикшерү алып барыла. Няня, гаебе расланган очракта, җинаять җаваплылыгына тартылачак.


Фикер өстәү