Владимир Путин химия буенча халыкара олимпиадада җиңүче укучыларны котлады

Россия Президенты Владимир Путин химия буенча 53нче халыкара олимпиадада җиңүче мәктәп укучыларын котлаган. Котлау Кремль сайтына урнаштырылган.

“Бу җиңүнең сезгә җиңел генә бирелмәвен, аның өчен һәркайсыгызга бик зур тырышлык куярга туры килүен яхшы аңлыйм. Дөньяның төрле илләреннән җыелган көчле, әзерлекле көндәшләрегезка каршы көрәштә фәнне тирән белүегезне, иҗади фикер йөртүегезне һәм җиңүгә омтылышыгызны күрсәттегез”, – диелә котлауда.

Президент билгеләп үткәнчә, укучылар Россиядә сыйфатлы белем бирелүне, аның абруен, илебезнең химия мәктәбенең алдынгылыкта баруын раслаган.

Исегезгә төшерәбез: Россиядән катнашкан дүрт баланың барысы да алтын медальләр яулаган. Болар – Андрей Т. (Мәскәү), Александр Т. (Екатеринбург), Георгий Ж. (Мәскәү) һәм Тимофей Ч. (Мәскәү).


Фикер өстәү