Помидорның сарысы файдалырак

Бакчада ут янып утырган кызыл помидорның файдасы әйтеп бетергесез. А, В, С витаминнарына бай булган әлеге яшелчә составындагы кальций хисабына йөрәк мускулларын ныгыта, инфаркт китереп чыгу ихтималын киметә.

Моннан тыш помидор иммунитетны ныгыта, ашкайнату системасын яхшырта, кан басымын көйли, анемияне кисәтә. Моннан тыш помидор үпкәләрне чистартуы белән дә игътибарга лаек. Шуңа күрә тәмәке тартуны ташлаган яки ташларга җыенган кешегә көн саен бер помидор ашарга киңәш ителә. Помидор остеопороз кебек терәк-хәрәкәт аппараты авыруларын, Альцгеймер чирен дә кисәтә. Күптән түгел Америка галимнәре помидорны еш ашаган ир-атларның простата, яман шеш белән сирәк авыруын ачыклаган.

Сары помидор кызылына караганда да файдалырак. Алар ачы түгел, шуңа күрә аны ашказаны авыруы һәм аллергия булган кешеләр дә рәхәтләнеп ашый ала. Сары помидорда А витамины, кан йөрешен яхшыртучы фолий кислотасы да күп. Ул яман шешкә каршы көрәшүче ретинолга бик бай. Аның күзгә дә, чәч һәм тырнакка да файдасы зур. Сары помидор составындагы В витамины тире һәм нерв системасы өчен файдалы.

Картаймас өчен көнгә 1 стакан помидор согы эчегез яки 1 тәлинкә салатын ашагыз.

Организмны чистарту. Помидордагы файдалы матдәләр бөерләр эшчәнлеген арттыра, ит яки тәм-том ашаганда барлыкка килә торган агуларны зарарсызландыра һәм эчәклек аша чыгара.

Тире зарарлану (яралар, җәрәхәтләр, пешүләр), кан тамырлары киңәю вакытында аяклар шешенү. Помидорларны чәнечке белән изегез һәм, суын бераз сыгып, шушы ботканы авырткан урынга сылагыз. Ул яраларны төзәтә. Әгәр помидор измәсен аякларга сыласагыз, кан әйләнеше яхшырып, авыртуы басылыр.

Артык авырлык. Атнага 1–2 көн ашауны киметү көннәре уздырыгыз: 1,5–2 литр помидор согы эчегез һәм ашауны помидордан ясалган салаттан башлагыз.

Азканлылык. Көн саен 2–3 стакан помидор согы эчегез. Мондый эчемлектә кислота җитәрлек дәрәҗәдә булганлыктан, тән андагы тимерне яхшырак үзләштерә.

Әзерләде: Динә Гыйлаҗиева

Фото: Гөлнара Зиннәтуллина


Фикер өстәү