Мошенниклар буш торган фатирларны сатып акча эшли башлаган

Россиядә буш фатирлар белән мошенниклык очраклары ешайган. Адвокат Олег Сухов “Прайм” агентлыгы хәбәрчесенә мошенникларның мондый торакны ничек сата алулары турында аңлаткан.

Аферситлар бу максатта яңа төзелгән йортлардагы фатирларны ешрак сайлый икән. Мондый торак, әле сатылмаган булуы яки сатып алучыларының еракта яшәве, яисә милекченең фатирын ремонтлауга акчасы җитмәве сәбәпле озак вакытлар буе буш торырга мөмкин.

“Юридик белемгә яки суд тәҗрибәсенә ия булган аферистларга буш торакны үз милке итеп рәсмиләштерүнең әлләни кыенлыгы юк. Рәсмиләштерү ялган суд карары нигезендә хәл ителә. Яисә фатир сатып алу документлары “ясалып”, суд нигезендә милеккә хокук таныла”, – дип аңлаткан белгеч.

Аның әйтүенчә, мондый очракларда чын милекче килеп туган хәлләрне белми дә кала. Төзүче оешмага ялган адрес буенча уведомление җибәрелә, аның өчен суд утырышларына “ялган” кешеләр йөри.
Мошенниклыкның тагын бер ысулы – озак вакытка илдән чыгып китүчеләрнең торагын сату. Мондый фатирлар еш кына арендага бирелә. Бу исә мошенникларга фатир хуҗасының паспорт мәгълүматларын һәм хәтта документлар күчермәләрен кулга төшерүне җиңеләйтә. Шулай итеп, документлар “ясала”, торак аферистлар исеменә яңадан рәсмиләштерелә һәм сатып җибәрелә.

Мошенниклар үз иткән тагын бер алдау төре – ялган васыятьнамә буенча торак сату. Шуңа күрә үлгән кешенең туганы булып тормаган кешедән фатир сатып алмавың хәерлерәк, дип аңлаткан адвокат.

Аның әйтүенчә, фатир сатып алганчы, иң элек торакның барлык документларын бик җентекләп өйрәнергә кирәк.


Фикер өстәү