Владимир Путин Россия Балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең Күзәтчелек советына җитәкчелек итү тәкъдиме белән килешкән

Бүген “Большая перемена” бәйгесе финалына чыгучылар белән видеоэлемтә аша аралашу барышында форумда катнашкан Санкт-Петербург кызы – 13 яшьлек Анастасия Глазкрицкая дәүләт җитәкчесенә шундый тәкъдим белән мөрәҗәгать иткән. Аның, Сез хәрәкәтне “үз канатыгыз” астына алырга ризамы, дигән соравына, Президент: “Риза, Настя! Шундый итеп сораганда, ризалашмый мөмкин түгел”, – дип җавап биргән.

Президент билгеләп үткәнчә, балалар әлегә зурларга караганда азрак беләдер, бәлки. Әмма, алар сизгеррәк, эчкерсезрәк, шуңа күрә балаларның зурлар белән аралашуы ике як өчен дә файдалы. “Шуңа күрә синең тәкъдимеңне рәхәтләнеп кабул итәм. Яңа хәрәкәт белән аралашуыбызның миңа да, хәрәкәт эшчәнлегенә тегеләй яки болай катнашы булган коллегаларыма да һәм хәрәкәттә катнашучыларның барчасына файдалы буласына ышанам”, – дигән Президент.
Моңа кадәр Россия Балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең гамәлгә кую җыелышында катнашучылар оешманы булдыру өчен тавыш биргән.


Фикер өстәү