Татарстанда социаль әһәмиятле барлык социаль һәм муниципаль хезмәтләр электрон рәвештә күрсәтелә башлаячак

Ел ахырына Татарстанда социаль әһәмиятле барлык социаль һәм муниципаль хезмәтләр электрон рәвештә күрсәтелә башлаячак. Бу хакта Татарстан Дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин белдерде.

Хәзерге вакытта Татарстанда яшәүчеләр барлыгы 219 дәүләт һәм муниципаль хезмәтне электрон рәвештә ала. Калган 91 хезмәт тә ел азагына кадәр электронлашачак.
Айрат Хәйруллин әйтүенчә, узган елның гыйнварына барлык хезмәтләрнең нибары 5%ын гына электрон рәвештә алып булса, быел июнь аена әлеге күрсәткеч 70%ка җиткән. “Цифрлаштыру елы кысаларында, Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталы аша хезмәтләр инде 100%ка электронлаша”, – дип басым ясап әйткән министр һәм хезмәтләрне цифрлаштыруның мөрәҗәгать итүчеләр вакытын экономияләүгә юнәлдерелүен искәрткән.

Министр шулай ук порталда Болгар һәм Свияжск шәһәрләренә билетлар сатуны оештыру планы белән уртаклашкан.

Быел алты ай эчендә Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталы аша 72,7 мең электрон гариза тапшырылган. Баланы беренче сыйныфка кертү (30 мең), аз керемле гаиләдә тәрбияләнүче балага пособие билгеләү (11,1 мең) һәм кадастр планында җир кишәрлеге схемасын раслау (3,3 мең) буенча гаризалар бигрәк тә күп кергән.


Фикер өстәү