Әйләнгечтән юл туры: Түбән Кама һәм Чаллыны урап уза торган юлны төзи башладылар

Урау юлда эшләр гөрли. М7 федераль трассасында Түбән Кама һәм Чаллыны бу калаларга кермичә генә урап узу юлында асфальт түши башладылар. Транспорт хәрәкәте ике елдан ачылыр дип көтелә. Аңа кадәр Чулман аша зур күпер төзисе дә бар.

Барлыгы өч катлам түшәлеп, гомуми калынлыгы 23 сантиметрга җиткереләчәк. «Волго-Вятскуправтодор» башлыгы Илдар Минһаҗев әйтүенчә, быел кышка кадәр юлның 10 чакрым озынлыгында ике катлам җәеп калдыру күздә тотыла. Моның өчен 118 мең тонна асфальт-бетон катнашма кирәк булачак. Түбән Кама районының Шәңгәлче авылы янындагы төзүчеләр шәһәрчеге мәйданчыгында күчмә асфальт-бетон заводы корып куелган. Юл түшәмәсе өчен катнашма шунда җитештерелә. Завод сәгатенә 240 тоннага кадәр катнашма эшләп чыгара. Төзүчеләр шәһәрчегендәге лабораториядә, грунттан алып, барлык материалларның сыйфаты тикшерелә, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Өч этаплы эш

Биредә хәзер эшләрнең икенче этабы алып барыла. 23,7 чакрым озынлыктагы юл өлешен салуны күздә тота ул.  Эшнең инде яртысы – 50 проценты башкарылган. Юл төзүчеләр графиктан алда бара.

Урау юлның бу өлешендә күперләр дә төзелә. Озынлыгы 42 метрдан 308 метрга кадәрге күперләр Алан, Келәтле, Аулаш, Аштылга, Васильев елгалары аша салыначак. Хәзерге вакытта аларның терәкләре урнаштырыла. Гомумән, икенче этапта дүрт полосалы юл, сигез күпер, ике юлүткәргеч һәм ике аслы-өсле юл төзергә кирәк булачак. Бу эшләрнең 18 миллиард 547 миллион сумга төшүе күздә тотыла.

Урау юлны төзү өч этапка бүленгән. Өченче этапта да эшкә керешкәннәр инде. Монысы озынрак – 33,5 чакрым озынлыкта. Бу өлешендә агачлар кисү, үсемлек катламын куптару эшләре алып барыла. Әлеге этапта, дүрт полосалы автомобиль юлыннан тыш, бер күпер, өч юлүткәргеч һәм ике аслы-өсле юл төзергә кирәк булачак.

Урау юлның беренче этабына килсәк, Чулман аша 1,3 чакрым озынлыктагы күпер аның төп корылмасына әйләнәчәк. Күперне Алабуга районындагы Котловка авылы тирәсендә салу күздә тотыла. Аны салу эшләре инде быел ук башланырга тиеш. Төзүчесен билгеләү өчен конкурс игълан ителгән. Оешма җитәкчесе әйтүенчә, августта контрактка кул куелса, август – сентябрь айларында әзерлек эшләрен башлап җибәрергә мөмкин булачак. Күпернең гомуми бәясе 23 миллиард сум чамасы тәшкил итәргә тиеш. Тимер өлешләрен Яшел Үзәндәге Горький исемендәге заводтан сатып алу планлаштырыла.

Милекчеләр нәүмиз калмаячак

Илдар Минһаҗев күпер буенча бик күп фикерләр булганлыгын да билгеләп үтте. Иң элек аны Соколка аша салуны тәкъдим иткәннәр. Әмма, бик кыйммәткә төшүе сәбәпле, бу варианттан баш тартканнар.

Урау юлның гомуми озынлыгы 81 чакрымнан артыграк тәшкил итәчәк. Аны 2024 ел ахырына төзеп бетерү күздә тотыла. Өч этапта дүрт полосалы автомобиль юлы, барлыгы 10 күпер, аслы-өсле 6 юл, 11 юлүткәргеч төзеләчәк.

Гадәттә  кайбер милекчеләрне борчымыйча гына юл салып булмый. Аны һава аша төзү мөмкин түгел чөнки. Шуңа күрә төрле максаттагы 87 җир кишәрлеген (шуның 57се – муниципаль милектә) хуҗаларыннан тулысынча яки өлешчә алырга туры киләчәк.  4 хуҗалык корылмасы, 10 йорт сүтеләчәк. Әмма милекчеләрнең барысына да базар бәясеннән компенсацияләр түләнәчәк. Юл төзегәндә агачларны да кисәргә туры килә. Әмма, Илдар Минһаҗев ышандырып әйткәнчә, киселгәннәре урынына 15 тапкыр күбрәк агач утыртылачак. Гомумән, идарә башлыгы фикеренчә, юл төзү түбәнкамалылар өчен бик отышлы булачак, чөнки ул районны үстерүгә зур этәргеч бирәчәк.


Фикер өстәү