Идел буе федераль округының “iВолга” яшьләр форумына теркәлү дәвам итә

21-29 июль көннәрендә Самара өлкәсендә Идел буе федераль округының “iВолга” яшьләр форумы узачак. Форумның мәгариф һәм мәдәни-күңел ачу программаларын 14 яшьтән зуррак егет-кызлар карый алачак.

Моның өчен 27 июльгә кадәр форумның рәсми сайтында (https://ivolgaforum.ru) теркәлеп, “Регистрация” төймәсенә басарга һәм форманы тутырырга кирәк.

Округның яшьләр форумы Самара өлкәсендә, Россия Президентының Идел буе Федераль округындагы Вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров ярдәме белән, 2013 елдан бирле үткәрелеп килә. Оештыручысы – Яшьләр эшләре Федераль агентлыгы булышлыгында, Самара өлкәсе хакимияте.

Форумның мәгариф программасы 4 сессиядән тора. Беренчесе “сыгылмалы” күнекмәләргә (Soft Skills) өйрәтүгә, икенчесе һәм өченчесе – тренинг программаларына, дүртенчесе – “ЭкоЖизнь”, “Лидеры перемен”, “Бизнес-шаг”, “Классные встречи” кебек мәгариф модульләрен үткәрүгә юнәлдерелгән.


Фикер өстәү