Казанда бер ир улының умыртка сөяген сындырган өчен 6 елга ирегеннән мәхрүм ителгән

Вәхши берничә ел буе гаиләсен үтерү белән куркытып яшәгән.

Казанда бер ирне 2017-2021 еллар чорында исерек чагында хатыны һәм 2007, 2010 елгы ике улын үтерү белән куркытып яшәве өчен хөкем ителгән.

Ул узган елның гыйнварында өенә исереп кайткан да балаларының күз алдында хатынын кыйный башлаган. Уллары әнисенә ярдәмгә ташланган. Сәрхуш ата, кышкы ботинкасын салмаган килеш, аягы белән төпчек малаеның күкрәгенә типкән. Малай идәнгә сыгылып төшкән. Ана кеше, икенче бүлмәгә кереп, ишеген бикләргә өлгергән һәм ашыгыч хезмәткә шалтыраткан. Табиблар 10 яшьлек баланың умыртка сөяге сынуын билгеләгән.

Суд 40 яшьлек вәхши атаны 6 елга ирегеннән мәхрүм иткән. Ул катгый режимдагы колониядә утырачак.


Казанда бер ир улының умыртка сөяген сындырган өчен 6 елга ирегеннән мәхрүм ителгән” язмасына фикерләр

  1. Ә мин бу ирнең өстенә сикереп, биек каблук белән бәрә-бәрә кыйнар идем. Колак-борыныннан кан киткәнче. Баламны кыерсыттырмас идем сәрхүштән. Нишләп яши икән бу юләр хатын-кыз исерек ир-ат белән??!

Фикер өстәү