Җәмигъ мәчете эскизы фотолары пәйда булды

«Ак бакча» проекты буенча Казанның Җәмигъ мәчете эскизы фотолары челтәрдә пәйда булды. Концепциянең авторлары – Мәскәүнең «Гинзбург архитектура» бюросы. 

Әлеге проектта Татарстанның бай табигатенә ишарә булган агачлар утыртылган паркны күрергә була. Мәчет үзе хаҗилар өчен кунакханәсе булган җәмәгать үзәге итеп тәкъдим ителәчәк.

Билгеле булганча, иң аста – парковка, аннары – җәмәгать урыннары, өстәрәк – балконнар, михраб һәм мөнбәр булган мәчетнең төп залы урнашачак.


Фикер өстәү