Җиде яшьлек кыз, ташландык биналар янында уйнаганда, өстенә бетон койма төшеп һәлак булган

Кичә Бөгелмәдә җиде яшьлек кызның өстенә бетон койма төшкән. Алган җәрәхәтләрдән ул урында ук үлгән.

Фаҗигадән соң «Саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә Татарстан Тикшерү комитеты матбугат хезмәте.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, бала дуслары белән ташландык ремонт-механика заводы территориясендә уйнаган. Койманың бер өлеше кызның өстенә төшкән.

Бергә уйнаган балалар ярдәмгә олыларны чакырган. Полиция һәм ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре килгәнче бала үлә.


Фикер өстәү