Коронавирусның озакка сузылучы яңа билгеләре атап үтелгән

COVID-19 инфекциясенең билгеләре исемлеге тагын да арткан. Аңа, аерым алганда, чәч коелу һәм җенси көчсезлек кертелгән.

Белгечләр әйтүенчә, миллионнарча кеше COVID-19 вирусының озакка сузылган нәтиҗәләреннән интегә. Яңа тикшеренү мәгълүматларына караганда, тиз генә китә “белмәгән” коронавирусның аянычлы нәтиҗәләре исемлегенә чәч коелу, ирләрдә җенси көчсезлек өстәлгән. Бу хакта “МК” Бөекбританиянең Sky News каналы мәгълүматларына таянып хәбәр итә.

Белгечләр әйтүенчә, Бөекбританиядә генә дә ике миллион кеше ковидның озакка сузылган билгеләреннән җәфа чигә. Шуның 1,4 миллионы чирне беренче тапкыр 12 атна элек йоктыруларын, ә 826меңе– аны кимендә бер ел элек кичерүләрен белдергән.

Британия статистика идарәсе мәгълүматлары буенча, COVID инфекциясе билгеләренең 35 яшьтән 69 яшькә кадәрге хатын-кызлар арасында озаграк саклануы ачыкланган. Тиз алҗу, сулыш кысылу, йөткерү, тән авырту, элеккечә үк, ковидның төп билгеләре булып кала.


Фикер өстәү