Минзәлә районында агачларны бөҗәкләрдән саклап калу өчен тиешле чаралар күрелгән

Минзәлә районының Түбән Тәкермән авылындагы агачлыкка бөҗәкләр ияләшкән. Алар яфракларны ашап, агачларга зыян сала икән. Авыл халкы бөҗәкләр авылга килеп җитә инде дип борчылган була. Социаль челтәрләрдәге фотоларга карасаң, чынлап та, куркыр урын бар.

Бу хакта без Минзәлә районының Югары Тәкермән авыл җирлеге башлыгы Алия Шәриповдан белештек:
– Бөҗәкләр турында ишетүгә, урман хуҗалыгы белгечләренә хәбәр иттек. Шөкер, хәзер зыян салмыйлар. Чарасы күрелде. Рушабыз ( безнең якта агачлыкны шулай диләр) яңарып килә, – диде ул.


Фикер өстәү