Татарстанда бер ир-ат теш алдырып инвалид калган

Теш алдыргач, ир-атның яңагы шешкән, операция ясаганнар.

Казаннан бер ир-ат Түбән Камада өч тешен алдырган. Аның яңагы шешеп чыккан. Табиб, бернинди дә куркынычы юк, тиздән бетәчәк, дип тынычландырган. Шулай да берничә көннән соң иргә Казан шәһәр хастаханәсе белән элемтәгә кереп, операция ясатырга киңәш иткән. Анда аңа операция ясаганнар, дип яза “Челнинские Известия”.

“Икенче көнне хирург операция вакытында аның йөрәге туктавын әйткән. Йөрәкне 20 секунд эчендә яңадан эшләтә башлауга ирешелгән, әмма, трахеясе шешү сәбәпле, кислород биреп булмаган. Шул сәбәпле гипоксия башланган һәм, сырхау, ясалма комага җибәрелеп, ЭВЛга тоташтырылган”, – дип хәбәр итә Mash Iptash телеграм-каналы.

Хәзер исә әлеге яшь ир мөстәкыйль йөри дә, ашый да алмый. “3 июньдә безгә аның хастаханәдән чыгарылачагын әйттеләр. Алып чыгыгыз, без инде башка берни эшли алмыйбыз. Бу очракта гаеплеләрне эзләргә кирәкми”, – диделәр, дип сөйләгән теш алдырып инвалид калган ир-атның туганы.


Фикер өстәү