Хостелда янгын чыгып 8 кешенең гомере өзелгән

Мәскәүдә Алма-Ата урамында урнашкан хостелда янгын нәтиҗәсендә сигез кеше һәлак булган. Янгын мәйданы 100 квадрат метр тәшкил итте, дип хәбәр итә ТАСС.

Янгын арендага бирелә торган бүлмәләр урнашкан икенче катта башланган. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының баш идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Андрей Румянцев хәбәр итүенчә, тәрәзәдә урнаштырылган рәшәткәләр аркасында, кешеләр бүлмәләрдән чыга алмаган.

Торакта янгынга каршы сигнализация дә эшләмәгән. Хәзер әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. Янгынның сәбәпләре ачыклана.


Фикер өстәү