Тәэминә Биктимирова: «Хәзер конгресста эшләүчеләргә сокланып та, көнләшеп тә карыйм»

Тәэминә Биктимирова, 1992–1997 елларда Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты әгъзасы 

Бөтендөнья татар конгрессының беренче корылтае ачылган көн һәр татар өчен зур вакыйга булды. Икенче көнне, ягъни 20 июньдә эшебез «түгәрәк өстәл»ләр янында дәвам итте. Барысы 15 секция иде. Минем өлешемә «Милләт, хатын-кыз һәм гаилә» секциясендә катнашу бәхете тиде. Җитәкчесе «Сөембикә» журналының баш мөхәррире Роза Туфитуллова булды. Зур дулкынлану белән Актерлар йортына җыелдык. Залда иң зур хөрмәткә ия кунаклар – өлкән язучыбыз Гомәр ага Бәширов, сөекле җырчыбыз Фәридә апа Кудашева, хөрмәтле абыстайларыбыз Рәшидә Исхакый, Сәйдә Аппакова, ерак араларны якын итеп килгән Шәмсия Апакай, Нәркиз Агиш…

Анда сөйләнгән сүзләр бүген дә хәтеремдә. «Әйдәгез, татар хатынының бөтен матур сыйфатларын бөтен дөньяга танытыйк, – дигән иде галимә Мәдинә апа Рәхимкулова. – Элек күрсәтә алган бит татар хатыны  үзенең матурлыгын, гыйлем-мәгърифәтле булуын, гаиләсенең тоткасы һәм балаларына оста тәрбияче булуын. Дөнья безгә карап соклансын, үрнәк итеп куйсын татар хатынын».

Секция утырышында татар хатын-кызларының иҗтимагый-сәяси эшчәнлеген җанландыру, татар теленең кулланыш даирәсен киңәйтү, милли гореф-гадәтләрне, йолаларны саклау, татар гаиләсенең яшәеш сферасын киңәйтү һәм аны милли рухта коруга булышлык итүгә юнәлдерелгән бер адым ясалды – Бөтентатар хатын-кызлар берләшмәсе оештырылды. Берләшмәнең советы, идарәсе булдырылды. Урыннарда берләшмәнең  бүлекчәләрен оештыру максаты куелды. Күренекле галимәбез Флора Әхмәтова-Урманче тәкъдиме белән берләшмәгә «Ак калфак» исеме бирелде.

«Ак калфак»ның үз заманында халкыбыз күңеленә кереп калырдай эшләре аз булмады. Шул җәһәттән, асылыбызга кайтыр өчен, меңьеллык тарихыбызны каныбызга сеңдерер өчен, гаиләдә, мохитебездә хатын-кызның дәрәҗәсен күтәрү өчен  оештырылган «Гыйффәт туташ», «Киленбикә» кебек чараларның әһәмиятен аерым күрсәтеп үтәсем килә.

Безнең эш күбрәк  йомышы төшеп килүчеләрне кабул итү, мөмкин кадәр аларга ярдәм итү һәм конгрессның төрле төбәкләрдә бүлекләрен булдыруга булышу белән бәйле иде. Бәхетебезгә, төбәкләрдә татар иҗтимагый үзәкләре оешкан һәм милләтпәрвәрләребез аларда тупланган иде. Төбәкләрдән килүчеләр төрле булган кебек, йомышлары да төрле булып, бик еш кына уңайсыз хәлләрдә дә кала идек. Бөтендөнья татар конгрессы булсак та, баштагы мәлдә акчабыз юк иде бит әле.

Командировкадан кайтып кермәдек, дип әйтә алам. Мин үзем Минскидан Иркутскига кадәр бөтен төбәкләрне иңләдем. Башкалар да шулай йөрде. Кулдан килгәнне дә, килмәгәнне дә эшләргә тырыштык. Барып кергән җиргә татар гадәте буенча ниндидер күчтәнәч алып барасы килә иде. Әмма, әйткәнемчә, акча юк. Иваново губернаторы янына 14 сумлык курай тотып кереп, бүләк итеп чыктым. Шул хәлдән бүген дә уңайсызланып куям.

Хәзер конгресста эшләүчеләргә сокланып та, көнләшеп тә карыйм. Акчалары да бар, эшләре дә масштаблы. Тагын да шулай матур эшләре белән сөендерсеннәр иде. Тик кайберәүләрнең бу эшләргә тискәре бәя бирүләрен күреп кенә эчем поша. Хәтта Сабан туен үткәрү дә телгә начар яктан кергәли. Югыйсә бу бәйрәмебез бик югары бәяләнеп, татарларны дөньяга танытты бит. Күбрәк белгән кеше тәнкыйтьләп кенә йөрмәсен, оешмага тәкъдимнәр белән килсен иде ул. Бөтендөнья татар конгрессына да, аның матур эшләренә дә уңышлар телик.

Фәния Әхмәтҗанова


Фикер өстәү