Казанда «җырлый торган» фонтанда бер малайның өч бармагы өзелгән

Татарстанда фонтаннарда 6 яшьлек малайның травма алу факты буенча җинаять эше кузгатылган. Бу хакта безгә Татарстан буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Билгеле булганча, бу хәл Казанның бер паркында урнашкан «җырлый торган» фонтаннарда булган. Малайның аягындагы өч бармагы өзелгән. Аларның икесен хирурглар кире тегеп куйган.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, малай гаиләсе белән Казанга Свердловск өлкәсеннән килгән. Хәзерге вакытта бу хәлнең барлык шартлары ачыклана. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.

Казанның Вахитов районы прокуратурасы полиция белән берлектә тикшерү үткәрә.


Фикер өстәү