Туйда 28 кеше коронавирус йоктырган һәм бер кеше үлгәннән соң җинаять эше кузгатылган

Туйда катнашкан 28 кунак коронавирус эләктергән, берсе үлгән. Җинаять эше кузгаттылар Свердловск прокуратурасы туйда коронавирус йоктыру факты буенча җинаять эшен башлап җибәрде. Бу хакта ведомство сайтында хәбәр ителә, дип яза Матбугат.ру.

«Свердловск өлкәсендә 28 гражданга коронавирус инфекциясе йоктыру факты буенча прокурор тарафыннан алдан тикшерү органнарына материаллар җибәрелде. Аларны тикшерү нәтиҗәләре буенча РФ ҖК 236 маддәсенең 2 өлеше буенча „санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне бозу“ буенча җинаять эше кузгатылды», — диелгән Генераль прокуратура сайтында. Туй Камышлыда булган. Анда бер чиркәү пастыре үз кызын кияүгә биргән. Кунакларның берсе коронавирус белән авырып, тирә-юньдәгеләрне йоктырган. Нәтиҗәдә, бераз соңрак авыру йоктырган 60 яшьлек хатын-кыз үлгән. Кияүгә чыккан кыз җирле ашыгыч ярдәм станциясендә эшли икән, мәрхүмә аның хезмәттәше булып чыккан. Свердловск өлкәсе губернаторы Евгений Куйвашев бу хәлгә карата кискен фикерен белдергән: «Барысы да акыллы кешеләр кебек югыйсә, тик, кызганычка каршы, мәҗлесләрдә йөриләр, балаларын урамга чыгарып җибәрләр, туйлар үткәрәләр — менә бүгенге сводкаларда да Камышлыга туйга барып, үзләре белән вирус ияртеп кайткан берьюлы дистә ярым кеше», — дип язган төбәк башлыгы инстаграмында.

 


Фикер өстәү