Бүген Татарстан Республикасы буенча Росреестрның Федераль кадастр палатасы идарәсендә коллективка яңа җитәкчене тәкъдим иткәннәр. Директор вазифаларын башкаручы итеп Илнур Хисмәтуллин билгеләнде, дип хәбәр ителә Татарстан Кадастр палатасы сайтында.
Хисмәтуллинга — 26 яшь. Ул 2020 елда Казан федераль университетының юридик факультетын тәмамлый. Карьерасын студент булганда башлый – 2016 елдан 2017 елга кадәр Татарстан буенча Росреестрда эшли. Агымдагы елның май аенда Кадастр палатасы филиалының мәгълүматлар базаларын нормальләштерү бүлеге башлыгы урынбасары итеп билгеләнгән була.