Казанда торак йортта янгын сәбәпле 40 кеше эвакуацияләнгән

Бүген иртән Казанның Короленко йортында янгын булган, дип хәбәр итә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Урынга янгын сүндерүчеләр килә. Алар түбә януын ачыклаган. Янгын мәйданы 15 кв. м. тәшкил иткән була.

Янгын сүндерүчеләр килгәнче үк өйдән 40 кеше чыгып өлгергән. Зыян күрүчеләр юк.


Фикер өстәү