Бөтендөнья татар конгрессы Милли Советы рәисе итеп Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев сайланды

«Казан-Экспо» үзәгендә Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды уза. Әлеге чарада конгресс Милли советының яңа составы расланды. Аңа 75 вәкил керде. Шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы Милли Советы рәисе дә сайланды.

Рәис итеп бертавыштан Татарстан  Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыевны сайладылар. Аны кандидат буларак Россия Герое Дамир Йосыпов тәкъдим итте.

— Биш ел дәвамында без нәтиҗәле эшләдек. Киләсе 5 елда, Президентыбыз ярдәме белән, тагын да югарырак үрләргә ирешербез дип өметләнәбез! Бергә булыйк! Бердәм булыйк! — диде Васил Шәйхразыев.


Фикер өстәү