Зифа Нагаевага Татарстанның халык артисты исеме бирелде

Бөтендөнья татар конгрессының VIII съездында композитор Зифа Нагаевага «Татарстанның халык артисты» дигән мактаулы исем бирелде.

Абруйлы бүләкне аңа Татарстан Президенты тапшырды.

Зифа Вәли кызы Нагаева — Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2003 ел), Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2011 ел), җырчы, шагыйрә, композитор, автор-башкаручы. 500дән артык җыр авторы.

Зифа Нагаева 1956 елның 1 мартында Аургаза районының Иске Итикәй авылында туган.


Фикер өстәү