Мәктәпләрдә иминлекне тәэмин итү буенча яңа кагыйдәләр кертелә

Моннан бер ай чамасы элек Федерация Советында мәктәпләрдә иминлекне тәэмин итү буенча бердәм документ булдырырга тәкъдим ителгән. Документ инде әзерләнеп  тә килә икән. Балалар бакчалары һәм мәктәпләрне нәтиҗәлерәк саклау өчен, иминлек кагыйдәләрен тәңгәлләштерү күздә тотыла.

Төрле документлардагы каршылыкларны юкка чыгару өчен кирәк бу. Яңа уку елы алдыннан мәктәпләрне Гадәттән тыш хәлләр, Эчке эшләр министрлыклары, Росгвардия, Роспотребнадзор хезмәткәрләре тикшерә. Аларның берише, әйтик, тәрәзәдәге рәшәткәләрне алырга, дисә, икенчесе, киресенчә, ник алдыгыз, дип шелтә белдерергә мөмкин.

Алга таба шундый хәлләр килеп чыкмасын өчен, мәгариф оешмалары иминлеген саклау буенча яңа кагыйдәләр әзерләнелә. Бу эш август урталарына кадәр төгәлләнергә тиеш. Тикшерүчеләр өчен берләштерелгән инструкция нигезендә, мәктәпләрнең иминлеге турында белешмәлек чыгару планлаштырыла.


Фикер өстәү