Интернетта алданмаска өйрәтәчәкләр

Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы Россиядә яшәүчеләрне шәхси мәгълүматларын сакларга, мошенниклар корбанына әйләнмәс өчен, интернетта үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәтмәкче.

Министрлык кайбер оешмалар белән берлектә ил күләмендә кибергигиена программасын башлап җибәргән. Өч еллык программа «Цифрлы икътисад» илкүләм программасының «Мәгълүмат иминлеге»  федераль проекты кысасында тормышка ашырыла.  «Кибергигиена программасы – тәүге шундый проект. Кешеләргә интернет киңлекләрендә төрле аферистлардан саклану күнекмәләренә өйрәнү мөмкинлеге бирәчәк ул», – ди министрлыкның кибериминлекне тәэмин итү департаменты директоры Владимир Бенгин. Аның әйтүенчә, «пәрәвез» челтәрендә иң күп утыручыларга – балалар һәм үсмерләргә бигрәк тә  зур игътибар бирү күздә тотыла.

Программа мәгълүмат иминлеге буенча халыкның аң-белеме үсүгә мониторинг үткәрүне дә үз эченә алачак әле. Тикшеренү нәтиҗәләре кешеләрнең, яшьләре һәм гадәтләренә бәйле рәвештә, интернетта нинди хәтәрләргә ешрак юлыгуларын билгеләү мөмкинлеге бирәчәк. Шуннан чыгып, цифрлы куркынычлардан котылырга өйрәтүче проектлар (шул исәптән күңел ачу рәвешендә) эшләнеләчәк. Программаның аерым бер өлеше дәүләт хезмәткәрләренең мәгълүмат иминлеге буенча аң-белемнәрен үстерүгә багышланачак.


Фикер өстәү