Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесенең Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча урынбасары вазифасын башкарган Марс Тукаев җитәкченең беренче урынбасары итеп билгеләнде.
Ул Россия төбәкләрендәге һәм чит илләрдә татар оешмалары белән эшләү өчен җавап бирә. Шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының яңа төзеләчәк, дини оешмалар белән эшләү бүлеге аның карамагында булачак. Бу хакта конгресс сайтында хәбәр ителә.
Коллективка бу турыда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев игълан иткән.
Яхшы, без бик ШАТ! Марс Тукаевны хөрмәт итабез! Уңышлар!