Бер хатын-кыз өч оныгын һәм кызын агулап үтергән

Саратовта өч бала һәм аларның апалары – 23 яшьлек кызның үлемендә шикләнелүче 49 яшьлек хатын-кызны тоткарлаганнар.

«Ике яки аннан да күбрәк кешене, кече яшьтәге башка затны үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Коточкыч җинаять 2021 елның 13 декабрендә кылынган. «Ашыгыч ярдәм» бригадасы Марс районының Александровка авылындагы шәхси йортка килә. Анда табиблар 3 яшьлек малай белән 5 яшьлек кызның мәетен таба. Шулай ук реанимациягә 7 яшьлек малай белән 23 яшьлек кыз китерелә. Аларны да табиблар коткарып кала алмый.

Башта тикшерүчеләр фаҗиганең сәбәбе сөрем газы дигән нәтиҗә чыгара. Әмма бу расланмый.

Шикләнелүченең шәхесен 15 экспертиза нәтиҗәсеннән соң гына ачыклый алганнар. Экспертиза балалар һәм кызның үлеменә көчле тәэсир итүче билгесез матдә белән агулану сәбәп булуын күрсәткән.

49 яшьлек җинаятьче хатын вәхшиләрчә үтергән балаларның өчесе аның оныклары, ә берсе үз кызы булган.


Фикер өстәү