Владимир Путин Донецк халык республикасы полковнигы Ольга Качурага Россия Герое исемен биргән

Качура Донецк халык республикасының Горловка шәһәрендә “Град” ракеталары белән коралланган подразделениегә җитәкчелек иткән.

Президент Владимир Путин Донецк халык республикасында реактив артиллерия дивизионына җитәкчелек иткән полковник Ольга Качурага үлгәннән соң Россия Герое исемен биргән. Батыр ханым 29 июльдә Украинада һәлак булган. Бу хакта Кремль сайтында хәбәр ителә.

Качурага хәрби бурычны үтәүдәге батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен Герой исеме бирелгән.
Ольга Качура 2012 елга кадәр 16 ел дәвамында Украина Эчке эшләр министрлыгында хезмәт иткән. 2014 елда Донецк халык республикасының ополчениесе ягына баскан. 2021 ел ахырында Украина суды Ольганы “террорчылык оешмасында катнашкан өчен” 12 елга ирегеннән мәхрүм итү турында хөкем карары чыгарган булган.


Фикер өстәү