Владимир Путин старшина Алмаз Сафинга үлгәннән соң Россия Герое исемен бирде

Россия Президенты Владимир Путин хәрби махсус операциядә катнашкан старшина Алмаз Сафинга үлеменнән соң Россия Герое исемен бирде. 

«Хәрби бурычны үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм геройлыгы өчен старшина Сафин Алмаз Миңнегали улына Россия Федерациясе Герое исемен бирергә (үлгәннән соң)», – диелә Кремль сайтында басылган дәүләт башлыгы имзалаган Указда.

Башкортстанның Раевка авылында туып-үскән 37 яшьлек Алмаз Сафин Украинада хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булды, дип хәбәр ителә күрше республиканың рәсми порталында.


Фикер өстәү