Владимир Путин МЧС башлыгы Евгений Зиничевка үлгәннән соң Россия Герое исемен бирде

Россия Президенты Владимир Путин МЧС башлыгы Евгений Зиничевка  үлгәннән соң Россия Герое исемен биргән. Бу хакта Кремль сайтында хәбәр ителә.

“Хезмәт бурычын үтәгәндәге каһарманлыгы, фидакарьлеге һәм батырлыгы өчен армия генералы Зиничев Евгений Николаевичка үлгәннән соң Россия Федерациясе Герое исемен бирергә” – диелә указда.


Фикер өстәү