Бушлай утынны ничек аласы?

Газетаның бер саныннан кешегә үз гомерендә бер тапкыр бушлай утын бирәләр, дип укыган идем. Шуны аңлатып язсагыз иде. Аны алыр өчен кая барасы икән?

Фәния Ибраһимова, Буа шәһәре

Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат бүлеге җитәкчесе Альмира Нуретдинова:

– Татарстан халкы урманнан  «Татарстан Республикасында урманнардан файдалану турында» 22.05.2008 ел, № 22-ТРЗ Татарстан Республикасы Законының 7 статьясындагы 1 өлеше нигезендә, кирәк булганда, кеше йорт һәм ишегалды корылмалары төзү өчен 25 елга бер тапкыр 100 куб. метрга кадәр агач, 10 елга бер тапкыр йорт һәм каралты-кура корылмаларын ремонтлау өчен 50 куб. метрга кадәр һәм елына бер тапкыр биналарны җылыту өчен  20 куб. метрга кадәр күләмдә агач әзерли ала. Әмма бу бушлай түгел. Гражданнарның үз ихтыяҗлары өчен урман утыртмаларын сату-алу шартнамәсе буенча агач бәясе Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитетының 07.10.2020 ел, № 107-2/нпс карары нигезендә исәпләнә. Әлеге хезмәттән файдалану өчен  министрлыкка гариза һәм шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык бирергә кирәк. Бу документларны өйдән чыкмыйча гына, Россия дәүләт хезмәтләре порталы  (https://www.gosuslugi.ru/)  яки Татарстанның дәүләт хезмәтләре порталы (https://uslugi.tatarstan.ru/) аша тапшырырга мөмкин. Гариза һәм шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык үрнәкләрен безнең министрлык сайтыннан күчереп алырга мөмкин.


Фикер өстәү