Татарстанга эшләргә һәм укырга килүчеләр саны арткан

Татарстанда бу елның биш аенда: гыйнвар – май чорында безгә эшләргә (укырга) килүчеләр саны арткан. Узган елның шушы ук чорындагы белән чагыштырганда республикага 2381гә күбрәк мигрант (үсеш – 4%) килгән. «Реальное время» язганча, Татарстан Идел буе федераль округында бердәнбер шундый төбәккә әйләнгән.

Татарстанстат мәгълүматларына караганда, биш айда барлыгы 34 меңнән артык кеше кабул ителгән. Шушы вакыт эчендә 31652се киткән. 20191 очрак республика эчендәге миграциягә карый.

Тышкы миграциягә килсәк, гыйнвар – май айларында республика 13842 кешене кабул иткән. Шуның 8661е – башка төбәкләрдән, 4751е – БДБ илләреннән, 430ы – башка чит илләрдән.


Фикер өстәү