Татарстанда 2,8 мең гектар мәйданда урманнар яңартылган

Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәренә караганда, быел Татарстанда 2,8 мең гектар мәйданда урманнар яңартылган.

Шул исәптән 1,4 мең гектар мәйданда киселгән, карт агачлар яшьләренә алыштырылган, 104 гектар буш мәйданда үсентеләр утыртылган. Тагын 4 гектарында урманнарны катнаш яңарту эшләре башкарылган (карт агачлар да алыштырылган, бушлыкларда да агачлар пәйда булган). Шул ук вакытта 1,3 мең гектар мәйданда элегрәк утыртылган яшь үсентеләрне карау-тәрбияләү эшләре хәл ителгән.

Төбәк урманчыларына тагын 754 гектар мәйданда тиешле чаралар башкарырга кирәк. Барлык эшләр сентябрь башында төгәлләнергә тиеш. Моннан тыш урман хуҗалыклары белгечләре агач орлыкларын әзерләү эше белән дә мәшгуль. Хәзерге вакытта алар каен орлыкларын җыя.

Бу эшләр «Экология» илкүләм проектының «Татарстанда урманнарны саклау» төбәк проекты буенча башкарыла.


Фикер өстәү