«Без бармасак, кем барачак соң?»

2022 елның 13 июль көнне минем ирем, балаларымның әтисе Олег Дещеня-Стриж Украинада барган махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булды. Без бу хәбәрне бик авыр кичердек. Күңелебез әле дә ышанмый.

Украинадагы махсус операция вакытында тагын бер Татарстан егете һәлак булган

Олег Украинага китәргә җыенуын хәбәр иткәч, мин аны кире уйларга  үтендем. “Матурым, елама, мин кире кайтармын, — диде ул, колагымда әле һаман да шушы сүзләре. “Ник барасың?” – дип сорагач, “Без бармасак, кем барачак соң? Бу операция кайда башланган, шунда тәмамланырга тиеш”, — дип, җавап бирде ул миңа.

Менә ул – чәчәкләр арасында Татарстан герое. Җирләү эшен башкарып чыгарга ярдәм иткән Азнакай шәһәренең башкарма комитеты җитәкчесе Габдрахманов Эльвир Әнвәр улына, шулай ук озын юлны якын итеп, Олегны соңгы юлга озатырга килгән Татарстан Дәүләт Советының депутаты Һадиев Таһир Галимҗан улына, Азнакай һәм Сарман районнарының хәрби комиссарларына Камалеев Рәдиф Әнәс улына һәм Гасанов Дашгын Гаджиага-углына, Сарман һәм Азнакай районы администрация вәкилләренә, бүгенге көндә дә минем белән яхшы мөгәлләмәдә булган кешеләргә, документ эшләрен алып баручы хезмәткәрләргә, янымнан китмичә, тынычландырып торучы балаларыма, туганнарыма, Олегның бертуган абыйларына, ярдәм кулын сузган барлык кешеләргә зур рәхмәтемне әйтәсем килә.

Илләребез тыныч булсын! Хәрби операция кайда башланган, шунда тәмамлансын.

Вәсимә Берхеева — Олег Дещеня-Стрижның хәләл җефете


Фикер өстәү