Рөстәм Миңнеханов Апас районы игенчеләре белән очрашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Апас районына эшлекле сәфәр кылды. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры озатуында ул урып-җыюның барышы белән танышты, җирле игенчеләр белән очрашты.
Район хакимияте башлыгы Айрат Җиһаншин әйтүенчә, авыл хезмәтчәннәренә барлыгы 70 мең тоннадан артык ашлык җыеп алырга туры киләчәк. Кырларда 88 комбайн эшли. Игеннәрнең дүрттән бер өлеше җыелган инде. Гектарыннан уртача 35,6 центнер ашлык чыга.
Президент районның тулаем агросәнәгать комплексы үсешен бәяләп, терлекчелек эшен көчәйтергә кирәклеген искәртте. Бүгенге күрсәткечләр район мөмкинлекләренә туры килми әле, диде Рөстәм Миңнеханов.
“Бөтенесе терлек азыгы белән тәэмин итүгә килеп төртелә. Азык бар икән, сыер асрарга теләүчеләр артачак. Димәк, сыйфатлы сөт булачак. Моннан тыш сөт сату – авылда акча эшләүнең әйбәт кенә чыганагы да. Әлбәттә, моның өчен сату җайга салынган булырга тиеш”, – дип билгеләп үтте Президент.
Вице-премьер – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров әйтүенчә, район шәхси хуҗалыкларның сөтенә отышлы бәяләр кертү буенча да актив төстә эшли.
Сәфәре барышында Президент шулай ук Ибраһимов фермер хуҗалыгының сөтчелек фермасы белән таныштырылды. Предприятие 400 баш савым сыерга исәпләнгән. Хәзер биредә 300 терлек асрыйлар. Ферма 16 миллион сумлык кредит һәм министрлыкның 24 миллион сумлык гранты хисабына төзелгән. Төзү эшләре 5 ай эчендә төгәлләнгән. 40 башка исәпләнгән сыер саву залы бар. Тәүлегенә 7 тонна сөт савып алына. Фермада 14 кеше эшли.
Биредә Рөстәм Миңнехановка производствоны киңәйтү планнары турында да сөйләп үтелде. Хәзер аның икенче чираты (шулай ук 400 башка исәпләнгән) төзелә. Яңа объектны ел азагына кадәр файдалануга тапшыру көтелә.


Фикер өстәү