Татарстанда беренче яртыеллыкта сатылган хәмер күләме 6 процентка арткан

Татарстанда беренче яртыеллыкта сатылган хәмер күләме узган елның шушы ук чорындагыга караганда 6 процентка артып, 2,75 миллион дал күрсәткеченә җиткән. Узган елның гыйнвар-июнь чорында 2,61 миллион дал күләмендә “яшел елан” сатылган булган.

Белгечләр әйтүенчә, быелгы күрсәткеч – рекордлы, чөнки соңгы елларда бездә спиртлы эчемлекләр сатуның кимүе күзәтелгән. 2015 елда – иң аз күләмдә (2,57 миллион дал) сатылган.

Хәтерләсәгез, хөкүмәттәгеләр, халык контрафакт куллануга күчә, дип, хәмернең аз сатылуына берничә тапкыр борчылу белдергән иде. Вице-премьер Рөстәм Нигъмәтуллин, килеп туган хәлнең сәбәбе – авылларда кибетләрнең кимүе, дип тә аңлатты.  Федераль һәм төбәкләрнең хәмер базарларын өйрәнү үзәге директоры Вадим Дробиз әйтүенчә, хәмер куллануның артуы иң элек дөньяларның тыныч булмавына бәйле. Кешеләр тынычлану өчен “салгалый”. “Әмма 6 процентка арту – “нормаль” арту. Кемдер көненә 100 грамм эчкән булса, хәзер 106 грамм “тотып” куя икән, моның бернинди дә куркынычы юк”, – дигән ул.


Фикер өстәү