Югалган кыз турындагы мәгълүмат өчен 500 мең түлиячәкләр

Пермь крае буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, югалган бала турында мәгълүмат җиткергән кешегә анонимлык һәм 500 мең сумлык бүләкләү гарантияләнә.

Кыз 19 сәгатьтә Югары Чусов поселогындагы йорттан чыгып китә. Аны инде икенче тәүлек эзлиләр. Эзләүдә 100дән артык кеше катнаша.

Югалган баланың портреты: кыяфәткә 6-7 яшь, ябык гәүдәле, буе 130 см чамасы, иңеннән түбәнрәк саргылт, дулкынсыман чәчле, зәңгәр күзле.

Ул якты толстовка, кара спорт чалбар кигән, бәлки үзе белән зәңгәр төстәге уенчыгы да бардыр.


Фикер өстәү